112 Сезон
РусТатEng
КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ 100ДӘН АРТЫК ХЕЗМӘТКӘРЕ УФА ШӘҺӘРЕНӘ ГАСТОЛЬЛӘРГӘ КИТТЕ КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ 100ДӘН АРТЫК ХЕЗМӘТКӘРЕ УФА ШӘҺӘРЕНӘ ГАСТОЛЬЛӘРГӘ КИТТЕ КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ 100ДӘН АРТЫК ХЕЗМӘТКӘРЕ УФА ШӘҺӘРЕНӘ ГАСТОЛЬЛӘРГӘ КИТТЕ

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ 100ДӘН АРТЫК ХЕЗМӘТКӘРЕ УФА ШӘҺӘРЕНӘ ГАСТОЛЬЛӘРГӘ КИТТЕ

Бүген, 12 сентябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан ш.) Уфа шәһәренә (Башкортстан Республикасы) традицион гастрольләргә китте. 2017 елның 13-19 сентябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт Академия рус драма театры сәхнәләрендә Камал театры соңгы елларда куелган 10 премьерасын тәкъдим итә. Гастрольләрдә Камал театрының 100дән артык хезмәткәре: артистлар, административ һәм техник состав вәкилләре катнаша.

Уфа гастрольләре режиссер Фәрит Бикчәнтәевның "Дон Жуан" спектакле белән башлана, әлеге спектакль 13 сентябрьдә VI "Туганлык" Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә катнаша. Традиция буенча, гастрольләр татар театрының "визит карточкасы" булган Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен дә үз эченә ала. Спектакль 14 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстанның Рус театры сәхнәсендә уза. Гастрольләр афишасы:

15 сентябрь, 19.00, К.Тинчурин «Җилкәнсезләр”.

16 сентябрь, 18.00, З.Хәким “Бармы ришвәттән дәва?..”.

17 сентябрь, 18.00, М.Фәйзи “Галиябану”.

17 сентябрь, 18.00, Б.Абдураззоков “Исәнме, улым!”

18 сентябрь, 11.00 һәм 14.00, И.Зәйниев “Кәҗә, сарык һ.б.”.

18 сентябрь, 19.00, И.Зәйниев “Көтәм сине”.

19 сентябрь, 11.00 һәм 14.00 Х.Туфан, Т.Миңнуллин “Агыла да болыт агыла...”

19 сентябрҗ, 19.00, И.Юзеев “Ак калфагым төшердем кулдан”

Барлык спекаткльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемәбелән тәэмин ителгән. Билетларны Камал театры сайтының kamalteatr.ru “Афиша” сәхифәсендә, билет опреаторлары сайталрында һәм театр кассаларында сатып алып була. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры кассасы: (347) 272-35-33, 273-70-52. Башкортстан Республикасының Дәүләт Академия рус драма театры кассасы: (347) 233-00-73, 8(347)248-95-33.


четверг