Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрында укытучылар декадасы

Tuesday 28.09.2021

Бөтендөнья Укытучылар көне алдыннан Камал театры «Укытучылар декадасы» оештырды. Декада чаралары арасында - «Шәрык клубы» татар театры тарихы интерактив мультимедиа комплексы белән танышу экскурсияләре уза. 6 октябрь көнне яңа комплекста кунак булган барлык укытучыларны да тагын бер искиткеч бүләк көтә – И.Зәйниевның «Бию Пәрие» спектакленә чакыру билетлары. Декада 6 октябрьгә кадәр алдан килешү буенча бушлай уза.

Гаризалар +7 843 200-12-37 телефоны буенча яки электрон почта аша кабул ителә: sharyk@kamalteatr.ru

Декаданың рәсми партнерлары-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Ядран» компанияләр төркеме һәм «Энергостроитель».