Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры 116 сезонын ачты

Saturday 02.10.2021

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән 116нчы сезонын ачты.
Театраль сезон ачылу театр сөючеләр өчен һәрвакыт үзенчәлекле вакыйга – чөнки алар бу көнне 3 ай буена зарыгып көтеп алалар.
Сезонны “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачу һәм ябу – камаллыларның гадәткә кергән традициясе. Бу гадәти спектакль генә түгел, ә театрның “визит карточкасы”. Әлеге куелышта театрның бөтен труппасы, хәтта, труппа гына да түгел, күмәк сәхнәләрдә артистларның балалары, сәхнә эшчеләре, театрның җиһазчылары да катнаша.