Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тамашачы тамашасы / Представление зрителей

Автор:

12+

«Тамашачы тамашасы» — Россия өчен чагыштырмача яңа «шәһәрлеләр театры» алымнары белән куелган һәм Татарстанда дәүләт театры сәхнәсендә тәкъдим ителгән беренче спектакль.

Шәһәрлеләр театрында персонаж һәм артист аерылгысыз, пьесалар уйналмый. Монда бер-берсе белән бөтенләй таныш булмаган кешеләр берләшеп ниндидер мөһим мәсьәләләр турында фикер алышалар, аларның чишелеш юлларын эзлиләр.

Әлеге проектның барлыкка килү сәбәбе – ул Г.Камал исемендәге театрның яңа бинага күчәргә әзерләнүе. Театр, тамашачыларның моңа карата фикерләрен белү, нинди үзгәрешләр көтүен аңлау өчен, аларның үзләренә театрның киләчәге турында хыяллары һәм күзаллаулары белән уртаклашырга мөмкинлек бирде. Оештыручылар фикеренчә, театрның яңа бинасы проектын иҗат итүдә архитекторлар, театр әһелләре белән беррәттән тамашачылар да катнашырга тиеш.

Проектта катнашырга теләүчеләр җитди кастинг уздылар. Алар арасыннан 12 кеше: 11 хатын кыз һәм 1 егет сайлап алынды. Әлеге төркем режиссерлар Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтова җитәкчелегендә ике ай дәвамында спектакль әзерләде.

Тамаша дәвамында катнашучылар үзләре һәм театрга мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр. Бер-берсе белән аларны театрга мәхәббәт берләштерә. Ә тормышта исә бу кешеләр төрле буын вәкилләре һәм төрле һөнәр ияләре. Шуңа күрә, театрның киләчәге турындагы күзаллаулары һәм тәкъдимнәре дә төрле...



Please subscribe to our emails for more information about the theatre
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!