111 Сезон

КАМАЛЛЫЛАР МӘСКӘҮНЕҢ ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕНӘ ЭКСКУРСИЯГӘ БАРДЫЛАР

Кичә, 11 гыйнварда, камаллылар Мәскәүгә гастрольләргә килеп җиттеләр. Актерлар һәм администрация Мәскәү җәмигъ мәчетенә бардылар һәм Мәскәү шәһәренең мөселманнары дини нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие, Мәскәү җәмигъ мәчете баш имамы, ислам фәннәре магистры  Илдар Галәветдинов белән очраштылар.
Камал театрының Мәскәү шәһәрендәге традицион гастрольләре Малый театр сәхнәсендә Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы "Хуҗа Насретдин" спектакле белән ачылып китә.
Пәнҗешәмбе