111 Сезон

ХӨРМӘТЛЕ МИНТИМЕР ШӘРИП УЛЫ!

Сезне олуг юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! 
Сез зирәк акыллы, абруйлы җитәкче һәм һәрьяктан үрнәк шәхес. Татарстаныбыз, милләтебез, халкыбыз өчен кылган изгелекләрегез санап бетергесез. Театрга, татар мәдәниятенә булган мәхәббәтегез, безгә ярдәм итеп, һәр башлангычыбызны хуплап кабул итүегез өчен Сезгә рәхмәтебез чиксез! Шатлыклы вакыйгаларда да, авыр чакларда да һәрвакыт Сез безнең өчен таяныч булдыгыз. 
Сезгә бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Хөрмәтле Сәкинә ханым белән тигезлектә, саулыкта гомер кичерегез! Гаиләгезгә тынычлык, иминлек, саулык, эшегездә яңа казанышлар телибез! 

Сезне хөрмәт итеп, Камал Театры коллективы.
Җомга