111 Сезон

КАМАЛ ТЕАТРЫ БИКЧӘНТӘЕВ-ЗӘЙНИЕВ КУРСЫ СТУДЕНТЛАРЫНЫҢ ДИПЛОМ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНӘ ЧАКЫРА

18, 19, 21 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә Казан дәүләт мәдәният институтының  режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы 4 курс студентлары диплом спектакльләрен күрсәтә. Курс җитәкчесе - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, педагог - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, режиссер Илгиз Зәйниев.

18 апрель, 18.00 - А.Чехов "Палата №6". Спектакль шагыйрь Габдулла Тукайның сәүдәгәр Акчуриннар йортына килүе турында. Спектакльдә милләтебез турында мөһим һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә: татар халкы кайсы юлдан барырга тиеш? Халык яшәсен өчен нәрсәләр кирәк? Билет алу.

19 апрель, 18.00 - Т.Миңнуллин "Без китәбез, сез каласыз"Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль шагыйрь Габдулла Тукайның сәүдәгәр Акчуриннар йортына килүе турында. Спектакльдә милләтебез турында мөһим һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә: татар халкы кайсы юлдан барырга тиеш? Халык яшәсен өчен нәрсәләр кирәк? Билет алу.

21 апрель, 18.00 - Ә.Фәтхетдин "Ияләр"Режиссерлар - Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев. Бик җылы, ихлас һәм күңелләргә үтеп керерлек спектакль-театраль фантазия. Билет алу.

Касса телефоны: 293-03-74.

Аккредитация: kamal.press@tatar.ru 293-83-18, 89274464542 (Илшат Латыйпов). 

Җомга