111 Сезон

«АК КАЛФАГЫМ ТӨШЕРДЕМ КУЛДАН» ПРЕМЬЕРАСЫНА 1 АТНА КАЛДЫ! (ВИДЕОКӨНДӘЛЕК)

7, 8 һәм 20 апрельдә Камал театрының Зур сәхнәсендә 111 сезонның төп премьерасы – татар поэзиясе һәм драматургиясе классигы Илдар Юзеев пьесасы буенча "Ак калфагым төшердем кулдан..." спектакле. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров. 
"Фәрит Бикчәнтәев спектакле бер үк вакытта ике вакыт катламында яши. Әгәр аларның берсе, элеккеге дөнья, озак көтелгән үзгәрешләр бусагасында торса, чынбарлык дөньясы оптимизм уятмый. Тарих кабатлана, спираль буенча хәрәкәт итә, ул янәдән тегермән ташын бар көченә эшләтеп җибәрергә, палачлар һәм корбаннарны, диссидентлар һәм җайлашучыларны, гадел һәм намуссызларны вакыт онына тарттырырга әзер. Моңа карамастан, бу искиткеч җиңел, уенлы спектакль. Шул ук вакытта, мәгънәсе үзәккә үтеп керә торган спектакль", - дип билгеләп үтә Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов.
Чирек гасыр элек, үзгәртеп коруның кызган чагында язылган әлеге пьеса Камал театрының баш режиссерын нәрсәсе белән җәлеп итте икән? АКШ, Европа һәм ТАССР татарлары арасында оештырылган телекүпер турындагы әсәр нигә нәкъ менә бүгенге көндә бик актуаль? Тамашачылар спектакльдә нинди роль башкарачак? Әлеге сорауларга җаваплар премьера көнендә табылачак!
Билет алырга. Касса телефоны: 293-03-74.


Җомга