111 Сезон

КАЗАНДА БАШКОРТ АКАДЕМИЯ ДРАМА ТЕАРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ ТӘМАМЛАНДЫ

Кичә Казанда М.Гафури исемендәге Башкорт Академия драма театры (Уфа шәһәре) гастрольләре тәмамланды. Камал театрының Зур сәхнәсеннән М.Гафури исемендәге БДАДTның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Закир улы Ханов һәм Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев чыгыш ясадылар. Гастрольләр Башкортстан Республикасы өчен истәлекле даталар: Башкортстан Республикасының 100 еллыгы, Мостай Кәримнең тууына 100 ел һәм М.Гафури исемендәге БДАДТның 100 еллык юбилее алдыннан узды.
Дүшәмбе