111 Сезон

XIII ХАЛЫКАРА "НӘҮРҮЗ" ФЕСТИВАЛЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРУ

19 апрельдә 11:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәгендә (301 бүлмә) XIII Халыкара "Нәүрүз" төрки халыклар театр фестиваленең программасын тәкъдим итүгә багышланган  матбугат конференциясе уза.

Катнашалар: 
• Фәрит Бикчәнтәев - 
"Нәүрүз" фестиваленең сәнгать җитәкчесе, театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; 
• Илфир Якупов - 
"Нәүрүз" фестиваленең директоры, Г.Камал исемендәге ТДАТның директоры;
• Нияз Игъламов - 
фестиваленең программа директоры, Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек мөдире.

Чарага аккредитация өчен гаризаларны kamal.press@tatar.ru адресы буенча җибәрүегезне сорыйбыз. Гаризада ММЧның исеме, журналистның исеме һәм элемтә өчен телефон күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: (843) 293-83-18, 89274464542 (Илшат Латыйпов).

Дүшәмбе