111 Season

КАМАЛЛЫЛАР "ТЕАТРЛАР - ДУСЛАР" ОЧРАШУЫНДА КАТНАШТЫ

Кичә, 16 апрельдә, Әлмәт татар дәүләт драма театрында Камал театры һәм Әлмәт театры артистлары катнашында гаҗәеп очрашу узды. Чарада ике театрның артистлары музыкаль һәм шигъри номерлар башкардылар, экспромт рәвешендә бергәләшеп спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр, шулай ук фото- һәм автограф-сессияләр үткәрделәр. Очрашу ачык әңгәмә формасында узды, тамашачылар яраткан артистларына үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар. Чара Камал театрының Әлмәт шәһәрендә традицион гастрольләре кысаларында узды. 
Monday