111 Season

ТУЙМАЗЫ ШӘҺӘРЕ КИТАПХАНӘСЕНДӘ КАМАЛЛЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ УЗДЫ

Кичә, 17 апрельдә, Туймазы шәһәре китапханәсендә (Башкортстан Республикасы) камаллылар белән очрашу узды. Туймазы халкы Казаннан килгән кунаклар: Г.Камал исемендәге театрның директоры Илфир Якупов, Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Татарстанның халык артисткасы Венера Шакирова һәм театрның яшь актерлары Йосыф Бикчәнтәев белән Гүзәл Гөлвердиеваны бик җылы каршы алды. Чарада 60тан артык кеше катнашты. 
Очрашуны китапханәнең директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәйдуллина Әлфия Кайдус кызы башлап җибәрде. Очрашу ачык әңгәмә формасында узды, тамашачылар яраткан артистларына үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар. Әңгәмә барышында кунаклар актер һөнәренең үзенчәлекләре һәм кыенлыклары, гастрольләр, театр тарихы, күренекле сәнгать эшлеклеләре һәм аларның татар театр сәнгате үсешенә керткән хезмәтләре турында сөйләделәр. 
Кичәнең ахырында туймазылылар күренекле артистлар белән фотога төштеләр һәм артитсларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кич белән камалылар "Родина" Мәдәният йорты сәхнәсендә Илгиз Зәйниевның "Бабайлар чуагы" лирик комедиясен күрсәттеләр.
Tuesday