111 Сезон

КАМАЛ ТЕАТРЫ БИКЧӘНТӘЕВ-ЗӘЙНИЕВ КУРСЫ ДИПЛОМ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ ТӘКЪДИМ ИТӘ

Кичә, 18 апрельдә, "Палата №6" спектакле белән Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасының 4 курс студентлары диплом спектакльләрнен күрсәтә башладылар. Курс җитәкчесе - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, педагог - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, режиссер Илгиз Зәйниев. 
А.П.Чехов әсәре буенча "Палата №6" диплом спектаклен режиссер Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерде. Рольләрне башкардылар: Ленар Юлдашев, Эльвир Сәлимов, Йосыф Бикчәнтәев, Алмаз Борһанов, Рәзилә Мөхлисуллина, Миләүшә Хафизова,Айгөл Шәкүрова, Ирина Кибякова, Диләрә Садриева, Эльмира Семенова.

19 апрель, 18.00 - Т.Миңнуллин "Без китәбез, сез каласыз"Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль шагыйрь Габдулла Тукайның сәүдәгәр Акчуриннар йортына килүе турында. Спектакльдә милләтебез турында мөһим һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә: татар халкы кайсы юлдан барырга тиеш? Халык яшәсен өчен нәрсәләр кирәк? Билет алу.

21 апрель, 18.00 - Ә.Фәтхетдин "Ияләр"Режиссерлар - Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев. Бик җылы, ихлас һәм күңелләргә үтеп керерлек спектакль-театраль фантазия. Билет алу.

Касса телефоны: 293-03-74.

среда