111 Сезон

7, 23 МАЙ ҺӘМ 20 ИЮНЬДӘ "АК КАЛФАГЫМ ТӨШЕРДЕМ КУЛДАН" ПРЕМЬЕРАСЫ (ВИДЕО)

7, 23 май һәм 20 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илдар Юзеев әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Ак калфагым төшердем кулдан" премьерасы әлеге сезонда соңгы тапкыр уйнала. 
Билетлар алырга ашыгыгыз. Касса телефоны: (843) 293-03-74.

Спектакль хакында:
Спектакльдә Казан һәм Америка татарлары арасында корылган телевизион күпер аша, милли үзаң темасына багышланган сораулар күтәрелә. Үзгәртеп кору чоры татар милләте тарихында гаҗәеп әһәмияткә ия, чөнки әлеге елларда, тыелган яки революциядән соң илдән китәргә мәҗбүр булган язучыларның, галимнәрнең, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең исемнәре бер-бер артлы  яңадан  халыкка кайта. Ә бүген исә, бөтенләй башка вәзгыять хөкем сөрә. Иреклек һәм ачыклык капкалары акрынлап ябыла баралар, телевидениедә дә башка тапшыруларга өстенлек бирелә, ә илебез “тимер пәрдә” артына яңадан ябылырга әзерләнә. 
Якшәмбе