111 Сезон

КАМАЛ ТЕАТРЫ ИЛДУС ГАБДРАХМАНОВНЫҢ АПАСТА УЗАЧАК ИҖАТ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА

16 июньдә 19.00 сәгатьтә Апас районы Мәдәният йортында Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның иҗат кичәсе уза, кичә кысаларында Т.Миңнуллинның "Диләфрүз-Remake" спектакле күрсәтелә. Татарстанның Апас районы Мәдәният йорты әлеге кичә өчен юкка гына сайланмаган, чөнки Апас - Илдус Габдрахмановның туган ягы. 
Билетларны Мәдәният йортының кассасында 8 (84376) 21-2-37 телефоны буенча сатып алып була. 
среда