111 Сезон

КАМАЛЛЫЛАР САБА РАЙОНЫ КАРТЛАР ҺӘМ ИНВАЛИДЛАР ЙОРТЫНДА ИҖАДИ ОЧРАШУДА КАТНАШТЫ

Кичә, 17 майда, Саба районы Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында Камал театры артистлары белән иҗади очрашу узды. Чарада катнаштылар: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Фуат Әбүбәкеров, Луара Шакирҗанова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов һәм театрның яшь актрисасы Гүзәл Гөлвердиева. 
Пәнҗешәмбе