111 Сезон
Hight 104

Гәрәева Наилә Хәким кызы (Наилә Гәрәй)

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 1967,Татарстанның халык артисты — 1976, Россиянең атказанган артисты - 2010.

               Артистка. 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
 
Рольләре: 
Рәхилә — «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит
Рәмзия — «Күк капусы ачылса» Х.Вахит
Зөбәйдә — «Зөбәйдә — адәм баласы» Ш.Хөсәенов
Әни — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» М.Кәрим
Әсәл — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Гөлтәкин — «Айдын» Җ.Җаббарлы
Изабелла — «Чамасына күрә чарасы» В.Шекспир
Джульеттаның сөт анасы — «Ромео һәм Джульетта» В.Шекспир
Бибкәйнур — «Кыю кызлар» Т.Гыйззәт
Энҗе — «Кол Гали» Н.Фәттах
Миләүшә — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Миләүшә — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Надия — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Сәлимә — «Шәҗәрә» Т.Миңнуллин
Алия — «Ләйсән ире Хәсән» Ю.Сафиуллин
Күрше — «Бичура» М.Гыйләҗев
Шамбодэ — «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш
Меме — «Гаугалы гаилә» Эд. де Филиппо
Гоша — «Мәхәббәт хатирәсе» Ф.Бүләков

Бибикамал -GO! Баламишкин

Шәмси -Казан сөлгесе

Сабира -Зәңгәр шәл

Абруй -Мәхәббәт турында сөйләшик

Анфиса, бала караучы -Өч сеңел

Ануш -Ханума

Галимә -Яшь йөрәкләр

Хәлимә Әмировна -Бабайлар чуагы

Икенче карчык -Зәңгәр шәл

Ана -Исәнме, улым!