111 Сезон
Hight 96

Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы баш режиссер

Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе — 2010, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1996, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - 1998, "Алтын битлек" театраль премиясе номинанты (2013).

Артист, режиссер, педагог. 1962 елның 21 маенда Казан шәһәрендә Г.Камал театры артистлары Н.Гәрәева һәм Р.Бикчәнтәев гаиләсендә туа. 1983 елда Казан театр училищесын (М.Сәлимҗанов курсы), 1991 елда Мәскәүдә Театр институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлый. Казан театр училищесында укыган вакытта һәм тәмамлагач Татар академия театрында артист булып эшли.
     Рольләре: Нәмыйк — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Анар), Алмазбулат — «Алмазбулат» (Ю.Сафиуллин), Леандро — «Болан-Патша» (К.Гоцци), Наил — «Туй алдыннан» (Х.Вахит), Гөлүс — «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И.Юзеев), Шәрәф — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Идел — «Зифа» (Н.Исәнбәт).
     ГИТИСта укыганда 1989 елның октябрендә Академия театрына режиссер итеп алына.
     2002 елның 27 мартыннан Г.Камал театрының сәнгать җитәкчесе булган Марсель Сәлимҗанов вафатыннан соң бу вазифа Фәрит Бикчәнтәевкә күчте (16.05.2002). 
     Ф.Бикчәнтәев куйган спектакльләр: «Бичура», «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир), «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), «Хушыгыз!», «Җанкисәккәем», «Шулай булды шул», «Шәҗәрә», «Галиябану сылуым-иркәм» (Т.Миңнуллин), «Карак» (З.Хәким), «Биюче» (Лопе де Вега), «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт), «Кара чикмән» (Г.Хугаев), «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин), «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.
     17 ел эшләү дәверендә Ф.Бикчәнтәев 30дан артык спектакль куйды. Алар жанрлары, куелышлары, авторлары һәм стилистика буенча бер-берсеннән бик нык аерылалар. Бикчәнтәев режиссурасына алымнарның, сәнгать чараларының күптөрлелеге һәм һәр пьесаның үз ачкычын табарга омтылу хас. 
     Режиссер иҗатының лиризмын ача торган «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин)  спектакле иң беренче чиратта үтә нечкә психологиягә корылуы, бербөтен сәхнә әсәре булуы, артистларның искиткеч уены һәм үзенең төгәллеге белән тамашачыны әсир итә. 1998 елда Ф.Бикчәнтәев бу спектакль өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
     Уфа «Нур» татар театрында заманында чын театраль вакыйгага әйләнгән  күңел җылысына төрелгән, уйланырга мәҗбүр итә торган «Көз» спектакле (Г.Исхакый, инсценировка авторы — И.Мөхәммәтгалиев) режиссерның иҗади индивидуаль йөзе дияргә була.  Нечкә, шигъри хисле сәхнә әсәрләре тудыру белән беррәттән, Ф.Бикчәнтәев башка формалар, төрле сәхнә алымнары эзли. Тирән фәлсәфәгә корылган «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт) масштаблы спектакле - әнә шундый эзләнүләр нәтиҗәсе. «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә (1998, 2002) бу ике спектакль «Иң яхшы режиссура эше өчен» номинациясендә җиңүче булды. 
     Шундый ук киң колачлы спектакльләр рәтенә «Телсез күке» (З.Хәким) әсәрен дә кертергә була.
     Соңгы елларда Бикчәнтәев куйган иң үзенчәлекле спектакльләрнең берсе - «Кара чикмән» (Г.Хугаев, 2002). Әсәрдәге  җәнлек образлары - символлар аркылы режиссер мәхәббәт һәм хыянәт, намус һәм тугрылык, бурыч һәм мәкер төшенчәләрен бик төгәл күрсәтә. Әлеге спектакль 2005 елда «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә Гран-При яулады һәм «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы ирләр ролен башкаручы», «Иң яхшы рәссам»; 2007 елда Бөтенроссия  «Музыкальное сердце театра» милли театр фестивалендә «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер» һәм «Иң яхшы баш рольне башкаручы» номинацияләрендә җиңү яулады.  

Режиссер -GO! Баламишкин

Режиссер -Гөлҗамал

Режиссер -Люстра

Режиссер -Банкрот

Режиссер -Бабайлар чуагы

Режиссер -Дивана

Музыкаль бизәлеш -Дивана

Спектакльнең сәнгать җитәкчесе -Мин ышанам сиңа

Режиссер -Шулай булды шул

Режиссер -Кара чикмән

Режиссер -Казан сөлгесе

Режиссер -Телсез күке

Режиссер -Җанкисәккәем

Режиссер -Өч сеңел

Режиссер -Мылтык

Режиссер -Бәби

Режиссер -Яшь йөрәкләр

Режиссер -Курчак туе

Музыкаль бизәлеш -Курчак туе

Режиссер -Диләфрүз - Remake

Спектакльнең сәнгать җитәкчесе -Акылдан язган кеше язмалары

Режиссер -Арбалы хатыннар

Режиссер -Зәңгәр шәл

Hight img 6259
Яңалыклар
Hight hight 1
17.04.2016

Татарский сезон в Петербурге

ГЛАВНЫЙ ТЕАТР РЕСПУБЛИКИ ПРЕДСТАВИЛ СВОИ ЛУЧШИЕ СПЕКТАКЛИ НА ОДНОЙ ИЗ САМЫХ ПРЕСТИЖНЫХ ПЛОЩАДОК СЕВЕРНОЙ СТОЛИЦЫВсе пять вечеров гастролей театра им. Камала в Санкт-Петербурге на большой сцене великого БДТ им. Товстоногова, по признанию очевидцев, зал..

Hight dsc 1904
09.02.2016

Плохие гены Дон Жуана

Оригинальный текст: http://www.business-gazeta.ru/article/301522/ТЕАТР ИМ. КАМАЛА ПОКАЗАЛ СВОЮ НОВУЮ ПРЕМЬЕРУ ПО ПЬЕСЕ МОЛЬЕРАИ снова в Казани — премьера по Мольеру: на сей раз «Дон Жуана» поставил главреж театра им. Камала Фарид Бикчантаев. По мнению..

Hight dsc 1902
09.02.2016

Кем битлеген беренче салыр?

Төп текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=302Икейөзлелекнең бернинди ояты юк. Чөнки ул модага әйләнгән кимчелек. Ә мода кимчелекне яхшылыкка әйләндерә. Дөрес, Мольер Дон Жуанының бу сүзләрен җәмгыять әле дә кабул итәргә ашыкмый. Дон Жуан һәрбер чорда..

Hight dsc 1909
06.02.2016

«Дон Жуан» в Камаловском театре: «лишний человек» на все времена

Оригинальный текст: http://realnoevremya.ru/today/23394История страстности или бесстрастия? Дуэль со смертью или пофигизм? Эклектизм или прием, позволяющий провести героев сквозь время? На все эти вопросы должны были дать себе ответы зрители, пришедшие..

Hight dsc 1815
07.02.2016

Премьера спектакля «Дон Жуан» в театре Камала

Оригинальный текст: http://kazanfirst.ru/feed/63117Если бы к театрам было применимо понятие «дерби», мы бы сейчас наблюдали его в Казани. С разницей в месяц Качаловский и Камаловский театры презентовали своих «Дон Жуанов», дав театральной общественности..

Hight dsc 1742
08.02.2016

Удивительное путешествие Дон Жуана и Сганареля

Оригинальный текст: http://www.sobaka.ru/kzn/city/theatre/43574Театр имени Камала представил мольеровского «Дон Жуана» в постановке главного режиссера - таким образом, исполнилась его давняя мечта. Галерея пороков и добродетелей показана так, что после..