111 Сезон
Hight 351

Ибраһимов Булат Фаил улы

             Рәссам. 1975 елның 12 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1995 елда Чаллы сәнгать училищесын, 2000 елда Санкт-Петербургта Театр сәнгате академиясен тәмамлый. 2001—2002 елларда — Казан яшь тамашачылар театрының баш рәссамы. 2002 елдан Татар академия театрында рәссам.
       Татар академия театрында М.Гыйләҗевнең «Яра» (2004), Р.Бохараевның «Тимер борчак»,  Х.Вахитның «Талак, талак!..» (2005).
       Әлмәт театрында Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» (1998), Ф.Әмирханның «Тигезсезләр» (2005);
       Минзәлә театрында Н.Гыйматдинованың «Сихерче» (2003) һ.б. спектакльләрнең сәхнә бизәлешләрен эшли. 

Рәссам -Суган чәчәге

Сәхнәгә куючы рәссам -Алты кызга бер кияү

Сәхнәгә куючы рәссам -Кыю кызлар

Сәхнәгә куючы рәссам -Курчак туе

Сәхнәгә куючы рәссам -Акылдан язган кеше язмалары

Сәхнәгә куючы рәссам -Бабайлар чуагы

Сәхнәгә куючы рәссам -Йөзек кашы

Сәхнәгә куючы рәссам -Үлеп яратты

Сәхнәгә куючы рәссам -Җәйнең бер көнендә

Рәссам -Авыл эте Акбай

Рәссам -Сөясеңме, сөймисеңме...

Рәссам -Галиябану

Рәссам -Хафалы биюләр

Рәссам -Исәнме, улым!

Рәссам -Җилкәнсезләр

Рәссам -Агыла да болыт агыла...