111 Сезон

Яңа татар пьесасы проекты

Кыскача


Драматургия өлкәсендә беренче конкурс 2004 елны Г.Камал  исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы белән үтте. Хәзер конкурс ике елга бер мәртәбә үткәрелеп килә. Конкурсның жюри әгъзалары хөрмәтле әдәбиятчеылар, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, режиссерлар, журналистлар һәм мәдәният, сәнгать эшлеклеләре.


ЭЛЕМТӘ

Координатор:

Гиматова Гөлнур Фаут кызы

Тел.: 8 (843) 293 52 50

Email: kamalteatr@mail.ru


Скачать

Файлы:Положение конкурса на русском языке Положение конкурса на татарском языке Участники конкурса 2016 Список участников 2 тура 2016


Заявка Җибәрү

Татар театрының 110нчы юбилей сезонында драматургия өлкәсендә 11нче мәртәбә “Яңа татарпьесасы” конкурсы игълан ителәКонкурска пьесалар 2016 елның 1 ноябренә кадәр кабулителә.

Конкурс 2 этапта үтә:

- 1 этапта (2016 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-исемлек төзиләр. Бу шорт-исемлек массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

- 2 этапта жюри җиңүче  әсәрләрне билгели. Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2016 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнә.

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.  

Конкурс шартлары үтәлмәгән очракта, мәсәлән, автор күрсәтелмәсә яки автор хакындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, жюри карары белән пьеса конкурстан хәтта нәтиҗәләр чыгарылганнан соң да алынып атылырга мөмкин.

Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2016» конкурсы.

Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми, ә Камал Театрының китапханәсенә тапшырыла.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы.


Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының 110-еллыгына багышланган драматургия өлкәсендәге "Яңа татар пьесасы-2016" конкурсының жюри утырышы узды. Искәндәр Гыйләҗев җитәкчелегендәге жюри конкурсның 2 турына 20 пьеса сайлап алды:

1. Илхан Казанлы “Тәрәзәдә һаман ут яна”

2. Илбәк Иделле “Хирург”

3. Газиз Маякчы “Буранлы көн”

4.  Хәерче Хәйрияче “Акча бездә бер букча”

5.  Илбәк “Кайту”

6.  Балык “Хуш киләсең, Яңа ел!”

7.  Хан “Авыл гүзәле яки “Мисс деревня”

8.  Йорт “Инсафның мәхәббәте”

9.  Фәтхи “Сагынган чакларымда”

10. Чал Нәүмиз “Мәхәббәткә чикләр юк”

11. Алтын Кәрәкә “Тыкрыкта булды бу хәл”

12. Сөрән “Мәңге хан”

13. Марсель Абзалов “Кайтыр юлга чыккан идем”

14. Кол Шәрифә “Прима”

15. Шурасу “Кит... Китмә!”

16. Җамалетдин “Борһан йорты”

17.  Агач “Тамчылар”

18. Сын “Эх,җаныем”

19. Мәгарәчеләр “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт”

20. Субаш "Нәгыймә”