111 Сезон


“Нәүрүз” Халыкара театр фестивале

Кыскача

Бөтен дөньяда милли театрларның иң зур һәм абруйлы фестивальләренең берсе. Фестиваль ике елга бер мәртәбә июньнең беренче атнасында Казанда үтә.

“Нәүрүз” фестиваленә 1989 елны Алмата шәһәрендә нигез салына. Ике елга бер мәртәбә фестиваль Казанда бөтен дөньядан иң яхшы спектакльләрен җыя: Әзербәйҗан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Россиянең – Алтай, Дагыстан, Кырым, Саха-Якутия, Татарстан, Хакасия өлкәләреннән һәм башка илләрдән.
“Нәүрүз” XII халыкара театр фестивале 2015 елның 1-5 июнендә казанның бөтен театраль мәйданнарында үтә.
“Нәүрүз” халыкара театр фестивале ике елга бер мәртәбә июньнең беренче атнасында Казанда үтә.


ЭЛЕМТӘ

Сәнгать җитәкчесе:
Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы
Тел.: (843) 293-06-38
Email: bikchaf@mail.ru

Директор:
Якупов Илфир Илшат улы
Тел.: (843) 293-06-38
Email: ilfir.yakupov@tatar.ru

Матбугат үзәге:
Тел.: (843) 293-83-18

Заявкалар кабул итү буенча сораулар:
Тел.: (843) 293-83-18 (сәнгать җитәкчелеге)
Тел.: (843) 293-14-24 (администраторлар: урнашу, юл, ашау һәм башка мәсьәләләр буенча сораулар)


Скачать

Файлы:Положение 2017


Заявка Җибәрү
“Нәүрүз” фестивале беренче мәртәбә 1989 елны СССР Театр эшлеклеләре берлеге карары белән Алма-Ата шәһәрендә үткәрелә. СССР татарлганнан соң ел саен уздырылучы фестиваль биш елга бер мәртәбә үтә башлый. 1998 елны Татарстан Республикасы инициативасы белән “Нәүрүз” фестивале яңадан торгызыла. Шуннан башлап фестиваль Республиканың башкаласы – Казанда дүрт елга бер тапкыр үткәрелә башлый һәм Халыкара статусы ала. 2009 елдан башлап фестиваль ике елга бер мәртәбә үтә. 2010 елдан Фестиваль исеме белән “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү форумы үткәрелеп килә. Форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджментлык буенча семинарлар, мастер-класслар үтә.

“Нәүрүз”нең төп максаты – театрлар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, Россия Федерациясе өлкәләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки һәм башка халыкларның театраль мәдәниятен бергәләп баету. Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы (Россия Федерациясе мәдәният министлыгы ярдәме белән), Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге (Россия Федерациясе театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән).
Һәр “Нәүрүз” фестивалендә Россиягә кергән республикалардан, шулай ук, Төркия, Әзербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Казахстан, һәм башка илләрдән 500дән артык кеше катнаша. Традиция буенча, фестивальдә катнашучы спектакльләргә тәнкыйтьчеләр коллегиясе бәя бирә.