111 Сезон

«Җанкисәккәем»

Автор: Туфан Миңнуллин

Режиссер -Фәрит Бикчәнтәев

Сәхнәгә куючы рәссам -Сергей Скоморохов

Балетмейстер -Сәлимә Әминова

Музыкаль бизәлеш -Азат Хөсәенов

Рольләрне башкаралар

Җәмилә -Ләйсән Рәхимова

Шүрәле -Рамил Вәҗиев

Рәсимә -Ми­ләү­шә Шәй­хет­дин

Нәсимә -Алсу Каюмова

Рим -Фәнис Җиһанша

Исфан -Минвәли Габдуллин

Шүркә -Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев

Шүрик -Радик Бариев

Шүр-Шүр -Илдус Габдрахманов

Шүр-Шүр -Искәндәр Хәйруллин

Шүрәлия -Лю­ция Хә­мит

Шүрәлинә -Илсөя Төх­фә­тул­ли­на

Шүрәлинә -Гөлчәчәк Хәмәдинурова

Музыкаль комедия 2 бүлектә.
Спектакль 2 сәгать 40 минут бара. 
Спектакльнең премьерасы 1995 елның 27 октяберендә булды.
      

Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр.  Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар.

АФИША

27 апрель, 11:00
 Билет юк
03 май, 19:00
Билет алу