111 Сезон

«Галиябану»

Автор: Мирхәйдәр Фәйзи

Режиссер -Илгиз Зәйниев

Рәссам -Булат Ибраһимов

Музыкаль бизәлеш -Фуат Әбүбәкеров

Балетмейстер -Сәлимә Әминова

Хормейстер -Марат Яхъяев

Рольләрне башкаралар

Бәдри -Минвәли Габдуллин

Галимәбану -Ләйсән Рәхимова

Галимәбану -Илсөя Төх­фә­тул­ли­на

Галиябану -Гөлвердиева Гүзәл

Хәлил -Фәннүр Мөхәммәтҗанов

Исмәгыйль -Алмаз Гәрәев

Бәдига -Фирая Әкбәрова

Старшина -Әс­хәт Хис­мәт

Гыймади -Фәнис Са­фин

Рәхмәтулла -Раил Шәмсуаров

Сибгать -Ришат Әхмәдуллин

Хәмзә -Ирек Кашапов

Гали -Артур Шайдуллин

Шәмсетдин -Илнур Закиров

Биктимер -Алмаз Сабирҗанов

Гөлми - Айгөл Абашева

Рабига -Ләйсән Фәйзуллина

Хәерниса -Гөлчәчәк Хәмәдинурова

Күмәк күренешләрдә -театр артистлары һәм КДМһСУ шәкертләре


Драма.
Спектакль 2 сәгать 30 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2015 елның 3 октябрендә булды.
        

          Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны  Оренбургта "Ширкать" труппасы сәхнәләштерә. Драма “Сәгъдәтбану” дип атала, тик Оренбург режиссеры Вәли Мортазин-Иманский автордан әсәрне төзәтеп язуын сорый. Шулай итеп, пьеса яңартылган форматта “Галиябану” исеме белән Оренбург тамашачысына тәкъдим ителә. Спектакльнең уңышы хакында ишетеп, “Сәйяр” труппасының сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариев та әлеге пьесага алынырга була.  
        «Галиябану» бай куелыш тарихына ия, шул исәптән, милли театрлар сәхнәсендә дә. Әлбәтта, безнең өскә зур җаваплылык йөкләнгән, чөнки тамашачыларның әлеге спектакль хакында үз күзаллаулары, хатирәләре бар. Мин үз алдыма оригинал текст белән эшләргә дигән максат куйдым. Персонажларны булдыра алганча чын итәргә тырыштым: алар чынбарлыктан, ә фольклор сувенирлары түгел. Шулай ук, текстның актуаль булуы да мөһим, пьеса бит нәкъ йөз ел элек язылган. Ничек кенә булмасын, без Галиябану тарихының тамашачылар өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлыйбыз һәм пьесага тирән хөрмәт белән мөрәҗәгать итәбез», – ди спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.


"Ильгизу Зайниеву удалось избежать опасного уклона в этнику, и он создал спектакль «про любовь», «про отцов и детей»", портал "Реальное время".


"Чтобы стоять, нам нужен фундамент Файзи", журнал "Собака".


"Режиссёру Ильгизу Зайниеву удалось создать портал в прошлое и показать нам дореволюционную татарскую деревеню, где живут удивительно искренние и трогательные люди", портал Kazanfirst.


АФИША

07 март, 19:00
Билет алу