111 Season

«Хафалы биюләр»

Author: Салават Юзеев

Режиссер -Рамил Гәрәев

Спектакльнең сәнгать җитәкчесе -Фәрит Бикчәнтәев

Рәссам -Булат Ибраһимов

Балетмейстер -Сәлимә Әминова

ДЕЙСТВУЮЩИЕ ЛИЦА

Атабай -Наил Дунай

Руфин -Илдус Габдрахманов

Раян -Алмаз Гәрәев

Хатын-кыз -Айгөл Миңнуллина

         

Драма.
Спектакль 1 сәгать 35 минут  бара.
Спектакльнең премьерасы 2015 елның 25 октябрендә булды.


           
«Хафалы биюләр» спектакле кешенең әхлакый сыйфатлары һәм ихтыяр көче темасын күтәрә. Сюжет беренче карашка гади күренә – игълан буенча чакырылган, бер-берсен бөтенләй диярлек белмәгән түрәләр өчен күңел ачулар оештыручы өч ир-ат чиновникларга, я бизнесменнарга, я политикларгадыр (төгәл генә әйтелми) мәҗлес оештыралар. Геройлар “профессияләренең” үзенчәлекләре, кино, хатын-кызлар турында гәп саталар. Соңрак аларга чакыру буенча килгән биюче (бәлки стриптиз биючедер) кыз да кушыла. Инсафлымы ул яки бозыкмы – безгә бу турыда билгесез. Шунысы мөһим, әлеге кыз спектакльнең сюжетына гыйбрәтле хикәя чалымнарын өсти, төштәге сыман сихри атмосфера бирә. Вакыйга кошлар шаулаган, җил улаган текә яр буенда бара. Финалда кыз Островскийның Катеринасы кебек ярдан сикерә. Ләкин ул аска тәгәрәми, ә күкләргә оча.  Теге өчәү дә аның артыннан... 


"Выводы же остается делать самому зрителю, который, верно, будет обескуражен неприятным ощущением, что все происходящее касается и его", журнал "Собака".


"Без булдырдык: случай на царской охоте по-татарски", портал "Бизнес-онлайн".





 

Posters