111 Сезон

«Кәҗә, сарык һ.б.»

Автор: Илгиз Зәйниев

Режиссер -Илдус Габдрахманов

Режиссер -Сәлимә Әминова

Сәхнәгә куючы рәссам -Сергей Скоморохов

Композитор -Марат Әхмәтшин

Балетмейстер -Сәлимә Әминова

Рольләрне башкаралар

Кәҗә -Алмаз Сабирҗанов

Сарык -Фәннүр Мөхәммәтҗанов

Әби, Су анасы -Гөлчәчәк Хәмәдинурова

Бабай, Шүрәле -Раил Шәмсуаров

Акбай -Илнур Закиров

Күк сыер - Айгөл Абашева

Бүреләр -Артур Шайдуллин

Бүреләр -Раил Шәмсуаров

Бүреләр -Ришат Әхмәдуллин

Бүреләр -Ирек Кашапов

Бүреләр -Илнур Закиров

 
Балалар өчен әкият.
Спектакль 1 сәг. 40 мин. бара.
Спектакльнең премьерасы 2015 елның 7 ноябрендә булды.    

Мәңгелек әкиятләр искерми, еллар үткән саен алар яңача укыла. Камал театрының “Кәҗә, сарык һ.б.” спектаклендә дә нәкъ шулай ук. Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать итә. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас. Спектакль заман баласының психологиясен исәпкә алып куелган. Аларга бер-бер артлы өзлексез барган вакыйгалар агышын кабул итү авыр бирелә. Шуңа күрә спектакль махсус фрагментларга бүленгән, ә геройлар, Кәҗә белән Сарык вакыйгасын сәхнә белән залның уртак уенына әверелдерер өчен, тамашачыларны да әкияттәге маҗараларда катнашырга өндиләр.

АФИША