111 Сезон

«Бармы ришвәттән дәва?..»

Автор: Зөлфәт Хәким

Режиссер -Илгиз Зәйниев

Рәссам -Сергей Скоморохов

Композитор -Эльмир Низамов

Балетмейстер -Сәлимә Әминова

ДЕЙСТВУЮЩИЕ ЛИЦА

Гарипов Сәйфи Мингалим улы -Фәнис Җиһанша

Руфия -Ләйсән Рәхимова

Руфия -Алсу Каюмова

Әбүзәр Шактыев -Олег Фа­зыл­җа­нов

Әхмәдиев Фоат Абзалович -Ирек Кашапов

Гөлчирә -Гөлвердиева Гүзәл

Мутиева Нурия Шәмсиевна -Фә­ри­дә Са­фи­на

Ханнанов Вил Нилович -Рамил Вәҗиев

Бакеева Вәдүтә Юныс кызы -Наилә Ибраһим

Мусин Мөхтәр Әхәтович -Минвәли Габдуллин

Казан кешесе, Мәскәү кешесе -Алмаз Гәрәев

Курьер -Артур Шайдуллин

Пожарник -Айрат Арсланов

Ак халатлы кеше -Фәнис Са­фин

Корреспондент кыз - Айгөл Абашева

Оператор -Фәннүр Мөхәммәтҗанов

Снайпер -Фәннүр Мөхәммәтҗанов

Район чиновниклары -театр артистлары

Спектакльнең премьерасы 7 ноябрь.
Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...

"Режиссер бу әсәргә актерлар белән яңа формада эшләргә мөмкинлек би­рүе­нә кызыккан. Чыннан да, актерлар биредә эчке киче­решләрдән бигрәк, физик яктан зур көч түккәннәр".
Гулина Гимадова, газета "Ватаным Татарстан".

"Бармы ришвәттән дәва?.." – Зөлфәт Хәкимнең җәмгыятьнең көн кадагына суга торган проблемаларын яктырткан чираттагы әсәре. Театр артистлары әйтүенә караганда, бу пьеса театрга биш еллар чамасы элек үк тәкъдим ителгән булган һәм ул бераз йомшартыбрак куелган".
Рузилә Мөхәммәтова, ИА "Татар-информ".

"Натуральный цирк. Все действие происходит в двух точках – в кабинете главы с пышными шторами (форменный театр) и у дома Гарипова с бутафорским деревом, словно с детского утренника. Все ненастоящее – коттедж и авто крошечные, собака в клетке у прокурора игрушечная. Никому нельзя верить. Боролся ли Сайфи с коррупцией или хотел набить себе цену? Так что браво режиссеру".
Радиф Кашапов, журнал "Собака".

Иң элек спектакльнең татар сәхнәсендә сирәк күренә торган сатирик комедия икәнлеген әйтеп китү кирәктер. Грим, киемнәр, артистларның уйнавы без күреп гадәтләнгән түгел. Режиссер спектакльнең беренче күренешеннән үк безне цирк аренасына алып килә дә, ул арада тамаша район башлыгы кабинетында дәвам итә. 
Люция Хәбибуллина, "Шәһри Казан".

Спектакль тамаша кылу өчен искиткеч тә җиңел. Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Фәридә Сафина, Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин кебек артистлар – сәхнә сөючеләр өчен яңа шәхес түгел. Ләкин әлеге премьерада аларның һәммәсе үз уеннары белән яңа ачыш шикелле шаккатырды.
Вахит Имамов, "Мәдәни җомга"

«Как определить ту грань, что отделяет взяточничество и кумовство от проявлений человеческой взаимовыручки, коллективного сознания?» — такова одна из дилемм, которую решают герои спектакля «Чудо-таблетка».
Айгуль Габаши, «БИЗНЕС Online».

Афиша

11 май, 19:00
Купить билет
13 июнь, 19:00
Купить билет