111 Сезон

Китап-альбом «Татар театры» Ике томда

Исеме: Китап-альбом «Татар театры» Ике томда

Тасвирлама:

Фәнни мөхәррир Миркасыйм Госманов

Проект җитәкчеләре Фәрит Бикчәнтәев, Шамил Закиров

Автор-төзүчеләр Луара Шакирҗан, Гөлнур Гыйматова

Рәссам Григорий Эйдинов

Татар, рус телләрендә

«Заман» нәшрияты, дизайн, макет

Татарстан китап нәшрияты

Ике томнан торган «Татар театры» китап-альбомы татар театр сәнгатенә 100 ел тулу уңаеннан чыгарыла. I томда 100 ел эчендә, ягъни 1906 елдан алып Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган уңышлы спектакльләр турында театр белгечләренең мәкаләләре, очерклар һәм фоторәсемнәр урын алды.

II томда артистлар, режиссерлар, драматурглар, рәссамнар, композиторлар һәм иҗатлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле шәхесләр турында кыскача белешмә, репертуар, 1906 елдан алып гастрольләр һәм фестивальләрнең географиясе, татар театрында сценография һәм музыка үсеше, спектакльләргә костюмнар һәм декорацияләр эскизлары, шәҗәрә, профессиональ һәм һәвәскәр татар театрлары турында тарихи белешмә кертелде.

2000.0 ₽МатериальКәрзингә
2500.0 ₽ЭлектронКәрзингә