111 Сезон

Люстра

Исеме: Люстра

Тасвирлама:

Кырык яшьтә гашыйк булырга мөмкинме? Инде ике тапкыр өйләнеп тә, үзенең бәхетен таба алмаган юл төзүче Марс белән бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган сәер исемле  китапханәче Эльфа арасында мәхәббәт хисләре туа аламы? 

Менә Марсның фатирында әле генә түшәмгә элеп куелган бәллүр люстрасы  идән уртасына төшеп, челпәрәмә килә. Бу ашык-пошык төзелгән хрущевканың сыйфатсызлыгымы, ә бәлки бу вакыйга, киресенчә, әсәрнең геройларына язмыш бүләгедер. Ярсуын тыярга тырышып өске каттагы фатирның кыңгырау төймәсенә баскан Марсны ишек артында ни көтә соң? 

800.0 ₽МатериальКәрзингә