111 Сезон

Кара чикмән

Исеме: Кара чикмән

Тасвирлама: “Кара чикмән” - тугрылык, намус, мәкер һәм мәхәббәт турында фәлсәфи хикәя. Әсәрнең геройлары - Көтүче, Бүреләр, Эт, Төлке, Куян, Ишәк, Козгын; бу образ-символлар аша хәзерге заман кешесенең катлаулы эчке дөньясы тасвирлана. 
               Түзәр – гомере буе көтүче хуҗасына тугры хезмәт иткән эт. Хуҗасы да аны ярата. Көннәрдән бер көнне бүреләрнең мәкерле планнары аны кыргый җанварлар арасына алып килә. Түзәр йөрәгендә бүре кызы Чибәргә тирән мәхәббәт уяна. Ул сайлау алдында: бүре кызы белән бүреләр өерендә тормыш, яисә кешегә тугрылык. Бәхеткәме, яки бәхетсезлеккәме, хуҗа көтүне  кышлыкка авылга алып кайтып киткәндә чикмәнен онытып калдыра.  Түзәр кыш буе ашамый-эчми тауларда чикмән саклый, хуҗасын көтә. Әмма кеше эт тугрылыгын бәяләрме?

800.0 ₽МатериальКәрзингә