Казанда V "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы башланды. Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова ачып җибәрде:
"Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар!
Сезне V юбилей «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы башлану белән тәбрик итәм! Фестиваль елдан-ел Россиянең төрле төбекләреннән, чит илләрдән дусларын һәм кунакларын җыя. Казанга килеп "Нәүрүз" театраль белем бирү хәрәкәтенә кушылуыгыз һәм театр сәнгате аша халыклар дуслыгын ныгытуыга бәяләп бетергесез зур өлеш кертүегез өчен форумда катнашучыларга аерым рәхмәтемне җиткерәм.
Шулай ук, әлеге уникаль проектны оештыручыларга зур ихтирамымны белдерәм. Сез Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең театр дөньясын рухый күтәренкелек белән белем алуга илһамландырдыгыз, «Нәүрүз»не тулы канлы белем бирү проектына әверелдердегез. Форумга уңышлы эш, катнашучыларга - яңа идеялар һәм ачышлар телим!".
Пленар утырышта, шулай ук, Del Valle Университеты профессоры, Валенсия (Испания) Университеты филология фәннәре докторы, del Valle театры Сәнгать һәм тикшерү группасыных сәнгать җитәкчесе (Кали ш. Колумбия) Алехандро Гонсалес Пуче, Иҗтимаги-мәдәни өлкә һәм сәнгать буенча Өстәмә хөнәри белем бирү институты (Казан) ректоры Рамил Илдар улы Садриев, Россиянең атказанган артисты, режиссер, педагог (Мәскәү) Игорь Владимирович Яцко, Театр белгече, тәнкыйтьче, Театр сәнгате Россия институтының (ГИТИС) театр белгечлеге факультеты укытучысы (Мәскәү) Елена Юрьевна Карась, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге секретаре, Төрки халыкларының "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале сәнгать җитәкчесе Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре иясе, профессор (Казан) Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев һәм педагогия фәннәре докторы, Казан Федераль университеты Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы мөдире, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (КФУ) иҗтимаги-тәрбияви эшләр буенча директор урынбасары Зилия Мөхтәр кызы Яугилдина да катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 28 маеннан 1 июненә кадәр Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумның хэдлайнеры буларак Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле чыгыш ясый.
“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Германиядән килгән танылган педагог Юрий Альшиц театр лабораториясен уздыра. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән.
Фотогалерея