Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН: ЛЮЦИЯ ХӘМИТОВА БИКЧӘНТӘЕВЛӘР НӘСЕЛЕН БАЕТТЫ (ФОТО, ВИДЕО)

Шимбә 28.10.2017

Кичә Камал театрында зур аншлаг белән Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилей кичәсе үтте. Өч сәгать чамасы барган кичәне халык бер тында карады. Кичәнең беренче бүлеге Люциянең "иң йолдызлы" рольләрен искә төшерде – актриса тамашачысы каршына Галиәсгар Камалның "Беренче театр"ында – Биби, Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә – ишан хатыннарының берсе, Илгиз Зәйниевнең "Люстра"сында – Эльфа, Шекспирның "Ромео һәм Джульеттасында – Джульетта, Сөмбел Гаффарованың яңа гына сәхнәләштерелгән "Килмешәк" спектаклендә – Джоанна булып чыкты, Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал”ында татарның беренче актрисасын гәүдәләндерде.

Юбилей кичәсенең икенче бүлеге рәсми һәм дусларча котлауларга корылган иде. Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилее белән бөтен тамашачыларны котлады. "Талантлы Люция Хәмитова Бикчәнтәевләр нәселен баетты", – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятне үстерүгә булышлык фонды башкарма директоры Нурия Хашимова Президент Аппараты җитәкчесе һәм шәхсән үз исеменнән котлады. Актрисаны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов белән актриса Илсияр Газетдинова, Качалов театры исеменнән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вадим Кешнер тәбрикләде

Музыкаль котлауларга килгәндә, Камал театры труппасының яшь артисты, Фәрит Бикчәнтәев белән Люция Хәмитованың улы Йосыф Бикчәнтәевның әнисе турында җырын, Люция Хәмитова белән Илсөя Бәдретдинова дуэтын, Зәйнәп Фәрхетдинова җырын тамашачы озак алкышлады.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры директоры һәм баш режиссеры Рөстәм Галиев, Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты Рамил Минханов, Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Нәҗмиева, Камал театры артисты, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы видеооператоры Альфред Камелевский – Люция Хәмитованың курсташлары. Сәхнәгә котларга алар чыкты һәм сүзне төркемнең старостасы булган Рөстәм Галиев алды. Ул үзләренең Марсель Сәлимҗанов җыйган төркем булуын әйтеп, Люциянең үткен шәһәр кызы булып, башкалардан аерылып торуын һәм бик талантлы булуын ассызыклады.

Сабакташлар урынын остазлар алыштырды. Әлеге талантлы төркемнең педагоглары Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Наил Дунаев белән Илдар Хәйруллин булган. “Укучыңның уңышы ул үз балаңның уңышы кебек якын”, – диде Наил Дунаев һәм диплом спектакле буларак куелган Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклендә Зөбәрҗәт ролен уйнаган шәкертенә зөбәрҗәт кашлы бизәнү әйбере бүләк итте. Илдар Хәйруллин Люция Хәмитованың студент чакларын искә төшерде. Башка кызлар гөбәдия, бәлеш пешерә белүләрен әйткәндә, Люциянең “колбаса кыздыра беләм” диюен искә төшереп, тамашачыны көлдерде.

Камал театрында узган юбилей кичәләренең традицион финалы буларак, сәхнәгә труппа чыкты һәм сүзне Люция Хәмитованың ире – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев алды. Ул Люциягә хас сыйфат буларак аның батыр хатын-кыз булуын әйтте һәм... аңа мәхәббәтен аңлатты. “Люция мине, син мине бөтенләй мактамыйсың, дип сүгә. “Бөтенесе мине мактый, синең профессиямә бер җылы сүз әйткәнең юк”, – ди. Бүген әйтәм – мин сине актриса буларак бик яратам”, – диде Фәрит Бикчәнтәев.

Люция кичәнең финал чыгышы буларак, шушы театрга китергән язмышына рәхмәтле булуын әйтте, укытучыларына һәм “рухи ата” булган Марсель Сәлимҗановка, үзенең иң талантлы труппасына һәм иң талантлы тамашачысына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм чыгышын Лена Шагыйрьҗанның татар театрына багышланган шигъри юллары белән тәмамлады.

Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ"






Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!