Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

ТӨРКИ ТЕАТР АКТРИСАЛАРЫ БЕЛӘН ЯПОН ТЕКСТЛАРЫ НИГЕЗЕНДӘ КАЗАНДА АКТЕРЛЫК ТРЕНИНГЫ БУЛДЫ

Пәнҗешәмбе 31.05.2018

Казанда ком өстендә икенче эксперименталь сәхнә әсәре куелды. Эксперименталь куелыш - педагог һәм режиссер Юрий Альшицның борынгы япон тексты нигезендә актерлык тренинглары нәтиҗәсе иде. Ачык дәресне карарга кертелгән 80 тамашачы арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар иде.

Тамаша Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында ачык дәрес форматында “Нәүрүз” V Халыкара театраль форумында катнашучыларга күрсәтелде. Спектакль Актерлар залында барды. 

Юрий Альшицның Казандагы тренинглары “Нәүрүз” V Халыкара театраль форумыннан бер атна алдан башланды. Ул эксперименталь әсәр өчен “Нәүрүз”гә катнашучы актрисалар арасыннан унберен сайлап алган.

Арада Казан яшь тамашачы театры артистлары Елена Калаганова, Эльмира Рәшитова, Камал театры актрисасы Айгөл Абашева, Әлмәт театры актрисасы Алсу Сибгатуллина, Тыва милли театры актрисасы Айзана Чылбак-оол, Туймазы театры артисты Динара Вахитова һәм башкалар бар иде.

  • "Баш очындагы язулар" ("Записки у изголовья") – япон әдәбияты классикасы. Авторы - Х гасырдагы сарай дамасы Сэй Сенагон. Әсәрнең жанры дзуйхицу дип белгеләнә, ягъни, әдәби бөтенлек турында кайгыртмыйча, башыңа килгәнне язып кую.

Быелгы “Нәүрүз” форумының темасы – текст. Текст буларак "Йосыф кыйссасы" алынган педагогларга Кол Галинең әлеге әсәре җибәрелгән иде. Әмма Юрий Альшицның япон әдәбияты яратуы билгеле һәм ул үзенә таныш әсәр белән эшләүне кулай күргән.

Унбер актриса сәгать ярым буена ком өстендә кемдер яланаяк, кемдер кара зур ботинкаларда ком өстендә таптандылар, корыган сакура һәм бамбук агачы күтәреп йөрделәр, чишенделәр, киенделәр, чиратлашып япон классикасыннан зур булмаган монологлар укыдылар.

Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!