КАМАЛЛЫЛАР БЕЛӘН ИҖАДИ ОЧРАШУЛАР
Пәнҗешәмбе 15.04.2021
Бу атнада Камал театры артистлары белән өч иҗади очрашу булды. Константиновка авылы клубында ТР атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров һәм Ришат Әхмәдуллин белән очрашу. Казанның 80нче номерлы мәктәбендә актерлык осталыгы серләре белән ТР атказанган артистлары Фәнис Сафин, Алмаз Сабирҗанов уртаклашты. Ә үзенең туган ягы Тукай районы Мусабай авылы мәктәбендә Алмаз Гәрәев мастер-класс үткәрде.