Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Җәләлов Хәлим Бәдри улы

Татарстанның халык артисты — 1992, Абдулла Алиш премиясе лауреаты - 2016

27.04.1940 - 5.07.2021



27.04.1940 - 05.07.2021

Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Ул характерлы рольләр остасы. Сәхнә образлары үзләренең халыкчан, ихлас күңелле һәм бик табигый булулары белән аерылып торалар. Балалар өчен пьесалар яза. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Рольләре: Сева — «Ата хакы — Тәңре хакы» (В.Лаврентьев); Шәкүр — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Сәйхун — «Ат карагы», Тамада — «Илгизәр + Вера», Кыяметдин — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин); Шәрифҗан — «Җиргә тапшырылган серләр», Адаш — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Ильяс — «Агыйдел» (М.Әмир); Рәшит — «Назлы кияү», Салих — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Гайфи — «Күк капусы ачылса», Гыймран — «Ике килен-килендәш» Шәйдулла — «Талак, талак» (Х.Вахит), Хөләй — «Качаклар», Бикәмәт — «3ифа» (Н.Исәнбәт); Бригелла — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Гыймади — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Казыйхан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Ислам — «Артист-шоу» (Г.Кариев, З.Хәким); Хәмзә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Кларин – «Тәкъдир» (П.Кальдерон) һ.б.


КИТАП

«ХӘЛИМ ҖӘЛӘЛОВ. КАЛА ЮЛЫ». Әдәби-нәфис басма


 

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!