Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Ибраһимов Мансур Әһлиулла улы

Татарстанның атказанган артисты — 2007

07.01.1954-25.08.10 




Ибраһимов Мансур Әһлиулла улы 1954 елның 7 гыйнварында Татарстанның Апас районы Чатбаш авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле характердагы зур һәм кечкенә рольләр иҗат итә.

Рольләре: Семен — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Әбдери — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин); Ирназар — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов); Шаһзадә — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш); Хәлил, Гыймади — «Галиябану» (М.Фәйзи); Акъегет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Тимерҗан — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Габдрахман — «Кишер басуы» (З.Хәким); Тевано — «Биюче» (Лопе де Вега); Имаметдин — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Гомәр — «Талак, талак» (Х.Вахит); Вакыйф — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев); Җәмгый – «Мин ышанам сиңа» (Л.Айтуганов) һ.б.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!