Касыймов Дусил Гаяз улы
Татарстанның атказанган артисты – 2002
07.02.1943-12.07.2008
Касыймов Дусил Гаяз улы Татарстанның Мамадыш районы Иске Комазан авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Республика Күчмә театрына кабул ителә. 1975 елдан Татар академия театрында актер. Төрле типтагы рольләр уйный.
Рольләре: Денщик — «Качаклар», Казый — «Хуҗа Насретдин», Андреев — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Прокофий — «Ябырылу» (Л.Леонов); Дәүли — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Талип — «Миңлекамал» (М.Әмир); Марат — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов); Закирҗан «Ат карагы» (Т.Миңнуллин); 1нче кунак — «Кишер басуы» (З.Хәким); Коерчак — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Конфуций — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев); Фирус — «Кара чикмән» (Г.Хугаев) һ.б.