Очарованный Танцем / Бию Пәрие
До начала осталось:
Очарованный Танцем / Бию Пәрие
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Хәйруллина Фирдәвес Хәбибулла кызы

Та­тарс­тан­ның халык артисты — 1995

Россиянең атказанган артисты — 2002

04.01.1951—15.07.2003



Артистка. 1951 елның 4 гыйнварында Лаеш районы Агайбаш авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Самими күңелле яшь кызлар, шулай ук катлаулы кичерешләргә бай хатын-кыз образларын тирән драматик көч белән, табигый итеп гәүдәләндерә белүче талантлы артистка.

Рольләре: Финея — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега); Мөршидә — «Мәхәббәтең
чын булса» (Х.Вахит); Сайра — «Ир-егетләр», Дания — «Илгизәр + Вера», Кәтернә — «Гөргөри
кияүләре», Нурания — «Монда тудык, монда үстек» (Т.Миңнуллин); Гөлбану — «Татар хатыны
ниләр күрми» (Г.Ибраһимов буенча); Варя — «Бер төн» (Б.Горбатов); Гөлчирә
— «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Анджолетта — «Хатыннар гайбәте»
(К.Гольдони); Зөһрә
— «Һиҗрәт», Эсмеральда — «Зифа», Мәстүрә — «Портфель» (Н.Исәнбәт); Кәләш
— «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев); Маһинур — «Миңлекамал» (М.Әмир); Катарина
— «Тискәрегә авызлык» (В.Шекспир); Гөлемхан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов); Халисә
— «Су төбендә сөйгәнем», Мәрфуга — «Кишер басуы» (З.Хәким); Зөләйха
— «Зөләйха» (Г.Исхакый); Саимә — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Элен
— «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо) һ.б.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!