Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Соколов Данияр Мнир улы

Рөстәм Латыйпов исемендәге Халыкара пианистлар бәйгесе лауреаты
Рөстәм Яхин исемендәге камера җырчылары һәм концертмейстерларның Халыкара бәйгесе лауреаты – 2007
Лев Оборин исемендәге Халыкара бәйге лауреаты – 2008



Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестрның баш дирижеры, музыкант, җәмәгать эшлеклесе. 1987 елның 11 сентябрендә Казанда туган. 2005 елда Соколов Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең фортепиано сыйныфын тәмамлый. Укытучысы - Н.Ф.Хәкимова. 2006-2011 елларда Казан консерваториясендә профессор В.А.Столов сыйныфында белем ала. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең аспирантурасын А.А.Стариков (махсус фортепиано сыйныфы) һәм А.Х. Барышников (концертмейстер осталыгы буенча) сыныфларында тәмамлый. 

Данияр Соколов Татарстан Республикасының Sforzando җирле иҗтимагый хәйрия фонды директоры, Sforzando яшьләр оркестрының баш дирижеры, сәнгать җитәкчесе. Пианистлар оркестры инициаторы, солисты һәм җитәкчесе. РФ Президенты грантлар Фондының еллык гранты иясе. «Музыка безнең тирәдә», «Кирмән кичләре», «Казан Кирмәнендә музей төне – 2016», «Фанфары Казани», «Опера киче» проектларының, KazanOperaLab беренче опера лаборатория-мәктәбенең арт-менеджеры. Пианист буларак Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә музыкаль конкурсларда катнашкан.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!