Очарованный Танцем / Бию Пәрие
До начала осталось:
Очарованный Танцем / Бию Пәрие
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Әкбәрова Фирая Барый кызы

Татарстанның атказанган артисты — 1996, Татарстан Республикасының халык артисты - 2012



Әкбәрова Фирая Барый кызы 1952 елның 2 июнендә Татарстанның Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Татар академия театрына кабул ителә. Иҗатының башында яшүсмер кыз һәм малайлар, соңгы елларда төрле характердагы хатын-кызлар һәм карчыклар ролен оста башкаручы актриса.


Рольләре: Пелагея — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов); Катя — «Тәкәббер гашыйклар» (А.Кузнецов); Дорина — «Суган суфые» (Ж.-Б.Мольер); Үлмәс — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Акбикә — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш); Гөлфия — «Дуслар җыелган җирдә», Дүрткүз — «Авыл эте Акбай», Сурия — “Шулай булды шул”, Нина — «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин); Гүзәлия, Фатыйма — «Талак, талак» (Х.Вахит); Лелька — «Бер төн» (Б.Горбатов); Хәдичә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Фаина — «Булмас димә — дөнья бу» (А.Вампилов); Гайниҗамал — «Банкрот», Хәмидә — «Каениш», Мәхупҗамал — «Бүләк өчен» (Г.Камал); Сафура — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!