Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Әхмәдуллин Ришат Ринат улы

Татарстанның атказанган артисты - 2022



Әхмәдуллин Ришат Ринат улы 1991 елның 18 апрелендә Казан шәһәрендә туа. 2011 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Шул ук елны Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 2016 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Сәхнә ягымлылыгы, табигыйлеге һәм җырлау осталыгы белән аерылып торган артист.

Тәүге рольләре: Рамай– “Искән җилләр көенә” (З.Хәким); Шамил – “Кечтүкле уен”, Илһам – “Мәхәббәт FM”, Камил – “Көтәм сине...” (И.Зәйниев); Сәяр – “Әрем исе” (И.Зәйниев); Актырнак – “Авыл эте Акбай” (Т.Миңнуллин); Булат – “Зәңгәр шәл”, Давыт – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин); Сибгать – “Галиябану” (М.Фәйзи) һ.б. Шулай ук театр спектакльләренең күмәк күренешләрендә катнаша.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!