Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Кашапов Ирек Рәфис улы

Татарстанның атказанган артисты - 2021



Кашапов Ирек Рәфис улы 1984 елның 27 маенда Татарстанның Сарман районы Саклаубаш авылында туа. 2005 елны Казан театр училищесын, 2009 елны Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Сәхнә ягымлыгы белән ае­ры­лып тор­ган, музыкаль геройларны башкаручы һәм төр­ле характерда­гы роль­ләр­дә уй­научы артист. 2015 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Рольләре: Бәләкәч – “Бәби”, Фирзәт – “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев); Бәчке – “Гөргөри кияүләре”, Бульдог – “Авыл эте Акбай” (Т.Миңнуллин); Галимҗан – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Борнаш); Зөфәр – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов); Булат – “Зәңгәр шәл”, Голәм әкә – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин); Фазлыйәхмәт – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт); Мәҗит – “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин); Эстрагон – “Годо” (С.Беккет); Лорд Грей – “Ричард III” (У.Шекспир); Дон Алонсо – “Дон Жуан” (Ж.-Б.Мольер) һ.б.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!