Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы

Татарстанның атказанган артисты - 2020



Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы 1985 елның 26 декабрендә Башкортстан Республикасы Уфа шәһәрендә туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. 2014 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Төрле характердагы рольләрдә ихласлыгы, ышандыручанлыгы белән аерылып торучы артистка.

Рольләре: Зөлсәгыйдә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт); Зифа – “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин); Виолетта – “Бәби”, Нурзилә – “Әрем исе”, Зәйнәп – “Мәхәббәт FM”, Әминә – “Көтәм сине...”, Әби, Су анасы – “Кәҗә, сарык һ.б” (И.Зәйниев); Нәлимә – “Мулла” (Т.Миңнуллин); Дус кызы, яшь чагында – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе); Шүрәлинә – “Җанкисәккәем” (Т.Миңнуллин); Рөкыя, Рауза – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин) һ.б.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!