Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Хә­ми­то­ва Люция Миннәхмәт кызы

Татарстанның халык артисты — 2007
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - 2019
Россиянең атказанган артисты - 2021




Хә­ми­то­ва Люция Миннәхмәт кызы 1967 ел­ның 12 ию­лен­дә Ка­зан шә­һә­рен­дә туа. 1987 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Ул иҗат ит­кән об­раз­лар көч­ле дра­ма­тик ки­че­реш­ләр­гә бай. Ке­ше та­би­га­те­нең неч­кә той­гы­ла­рын ту­лы ача бе­лә. Күб­рәк төп роль­ләр башкаручы, лирик, драматик пландагы артистка.

Роль­лә­ре: Рәм­зия — «Күк ка­пу­сы ачыл­са» (Х.Ва­хит); Зө­бәр­җәт — «Ай то­тыл­ган төн­дә» (М.Кә­рим); На­и­лә — «Би­чу­ра», Хә­би­бә — «Ка­зан егет­лә­ре», «Та­гын Ка­зан егет­лә­ре» (М.Гый­лә­җев); Джуль­ет­та — «Ро­мео һәм Джуль­ет­та» (В.Шекс­пир); Кө­нә­кә — «И­де­гәй» (Ю.Са­фиул­лин); Фе­лись­я­на — «Би­ю­че» (Ло­пе де Ве­га); Шү­рә­лия — «Җан­ки­сәк­кә­ем», Ве­ра — «Ил­ги­зәр + Ве­ра» (Т.Миң­нул­лин); Би­би — «Бе­рен­че те­атр» (Г.Ка­мал); Ка­ра­чәч — «Җи­рән чи­чән һәм Ка­ра­чәч сы­лу», Сәл­ви — «Ху­җа Нас­рет­дин», Гөлҗамал – «Гөлҗамал» (Н.Исән­бәт); Зой­ка — «Мә­хәб­бәт ха­ти­рә­се» (Ф.Бү­лә­ков); Зәй­нәп — «Ки­лә ява, ки­лә ява...», «Я­ва кар­лар, ява кар­лар...» (З.Хә­ким); Фә­зи­лә — «Зәң­гәр шәл» (К.Тин­чу­рин); Чи­бәр — «Ка­ра чик­мән» (Г.Ху­га­ев); Зөлхәмидә — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Маша — «Өч сеңел» (А.Чехов); Эльфа - «Люстра» (И.Зәйниев) һ.б.


ПРЕССА

РОЛЬЛӘР ҺӘМ ТРОЛЛЬЛӘР. "Сөембикә" журналы. 19.07.2017 ел.

Люция Хәмитова: Безнең һәр артистыбыз Тукай премиясенә лаек. Татар-информ. 26.04.2019 ел.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!