Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Хәйруллин Илдар Зиннур улы

Татарстанның халык артисты — 1991, Россиянең атказанган артисты — 1999
Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты - 2021



Хәйруллин Илдар Зиннур улы 1950 ел­ның 6 ию­нен­дә Ка­зан шә­һә­рен­дә туа. 1970 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. 1975 елдан Театр училищесында ак­тер­лык ос­та­лы­гы укыта. Спек­такль­ләр куя. Хәй­рул­лин — күп­кыр­лы ак­тер. Иҗа­ты­ның баш­лан­гыч чо­рын­да баш роль­ләр­дә яшь егет­ләр­не уй­на­са, со­ңын­нан төр­ле  планда һәм төрле жанрда ха­рак­тер­лар ту­ды­ру ос­та­сы.

Роль­лә­ре: Тай­мо­раз — «Бор­чыл­ма, әни­ем» (Н.Дум­бад­зе); Алим — «Эң­гер-мең­гер» (А.Гый­лә­җев); Ис­мә­гыйль — «Диләф­рүз­гә дүрт кия­ү», Гри­го­рий — «Ат ка­ра­гы», Ша­гыйрь — «Моң­лы бер җыр», Хә­бир — «Сө­яр­кә» (Т.Миң­нул­лин); Лау­рен­сио — «Җү­ләр кыз» (Ло­пе де Ве­га); Та­һир — «Мә­хәб­бә­тең чын бул­са» (Х.Ва­хит); Аб­ду­лич — «Һиҗ­рәт» (Н.Исән­бәт); Ка­ран­ды­шев — «Бир­нә­сез кыз», Ху­до­ба­ев — «Җи­ме­рел­гән бә­хет» (А.Ост­ровс­кий); Кияү — «Кияү бе­лән кә­ләш» (М.Бай­җи­ев); Иль­яс — «Ка­зан сөл­ге­се», Ис­мә­гыйль — «Сүн­гән йол­дыз­лар» (К.Тин­чу­рин); Мак­сим — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Труф­фаль­ди­но — «И­ке ху­җа­ның хез­мәт­че­се» (К.Голь­до­ни); Җан­бай — «И­де­гәй» (Ю.Са­фиул­лин), Ка­рак — «Ка­рак» (З.Хә­ким); Ин­саф — «Ә­ни кил­де» (Ш.Хө­сә­е­нов); Пеп­пи­но — «Гау­га­лы га­и­лә» (Эд.де Фи­лип­по); За­кир — «Мә­хәб­бәт ха­ти­рә­се», Хәмзә - «GO! Баламишкин» (Ф.Бү­лә­ков); Вершинин — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.


ПРЕССА:


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!