Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Хәйруллин Искәндәр Илдар улы

Та­тарс­тан­ның атказанган артисты — 2004
Татарстанның халык артисты - 2015
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - 2019



Хәйруллин Искәндәр Илдар улы 1974 ел­ның 31 ав­гус­тын­да Ка­зан шә­һә­рен­дә артистлар И.Хәйруллин һәм А.Гайнуллина гаиләсендә туа. 1995 ел­да Ка­зан мәдәният һәм сән­гать академиясен (хәзер университет) тә­мам­ла­гач, Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Сту­дент ча­гын­да ук Г.Ка­мал те­ат­ры спек­такль­лә­рен­дә уй­ный, кү­мәк кү­ре­неш­ләр­дә кат­на­ша. Ул төрле жанрда  иҗат итүче күпкырлы талантлы артист. Тирән тәэ­сир­ле кичерешләр осталыгына, ис­кит­кеч плас­ти­ка­га ия.

Роль­лә­ре: Бал­та­зар — «Ро­мео һәм Джуль­ет­та» (В.Шек­спир); Шә­рәф — «А­сылъ­яр» (М.Фәй­зи); Анд­роньо — «Би­ю­че» (Ло­пе де Ве­га); Шүр-Шүр — «Җан­ки­сәк­кә­ем», Ми­куш — «Гөр­гө­ри кия­ү­лә­ре» (Т.Миң­нул­лин); Ке­че ул — «Су­кыр пат­ша» (Н.Хик­мәт); Треп­лев — «Ак­чар­лак» (А.Че­хов); Ат­ил­лио — «Гау­га­лы га­и­лә» (Эд. де Фи­лип­по); Җи­рән чичән — «Җи­рән чи­чән һәм Ка­ра­чәч сы­лу» (Н.Исән­бәт); Сә­йяр — «Ә­ни кил­де» (Ш.Хө­сә­е­нов); Ин­ти­зар — «Са­таш­кан сан­ду­гач» (Р.Зәй­дул­ла); Франц — «Юл­ба­сар­лар» (Ф.Шил­лер); Се­рый — «Мә­хәб­бәт ха­ти­рә­се» (Ф.Бү­лә­ков); Аль­фред — «Ка­зан егет­лә­ре» (М.Гый­лә­җев); Фа­тыйх — «Бе­рен­че те­атр» (Г.Ка­мал); Тү­зәр — «Ка­ра чик­мән» (Г.Ху­га­ев); Са­лих — «Ка­зан сөл­ге­се» (К.Тин­чу­рин); Шәкүр — «Яра» (А.Гыйләҗев), Гыйлемдар — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Тузенбах — «Өч сеңел» (А.Чехов); Сехисмундо - «Тәкъдир» П.Кальдерон һ.б.



ПРЕССА

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!