Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Талипов Эмиль Мансур улы

Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты - 2013
Татарстанның атказанган артисты - 2018




Талипов Эмиль Мансур улы 1984 елның 27 гыйнварында Татарстанның Биектау районы Кадыш авылында туа. 2005 елда Казан театр училищесын, 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген, 2010 елда режиссерлык бүлеген тәмамлый. 2008 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. ТР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2015) белән бүләкләнә. Камал театры сәхнәсендә Ш.Хөсәеновның “Зөбәйдә - адәм баласы” спектаклен сәхнәләштерә, И.Зәйниевның “Бәби” спектаклендә режиссер ассистенты була.

Талиповның иҗатына нечкәлек, эчкерсезлек хас. Шулай ук ул танылган шәхесләргә пародия ясау осталыгы белән дә аерылып тора.

Рольләре: Ялкын – “Бәби”, Ален – “Бабайлар чуагы”, Равил – “Әрем исе”, Ильяс (Иләс Миләсов) – “Мәхәббәт FM”, Аяз – “Көтәм сине...” (И.Зәйниев); Исмәгыйль – “Диләфрүз – Remake”, Әсфәндияр – “Мулла” (Т.Миңнуллин); Бишпот Хәйбулла – “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин); Рафаэль – “Искән җилләр көенә” (З.Хәким); Корбанов – “Үлеп яратты” (Р.Зәйдулла); Зәйтин – “Минем исемем Кызыл” (О.Памук); Архиепископ – “Ричард III” (В.Шекспир), Батырхан – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин) һ.б.


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!