Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Төхвәтуллин Рамил Чыңгыз улы

Татарстанның халык артисты - 2003, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - 2010, Россиянең атказанган артисты - 2023.



Төх­фә­тул­лин Рамил Чыңгыз улы 1966 ел­ның 2 ок­тяб­рен­дә Татарстанның Ак­су­бай­ район үзәгендә туа. 1987 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Чит­тән то­рып Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­тын тә­мам­лый. Төп роль­ләр­дә яшь ге­рой­лар­ны уй­ный. Оста җырлый. Ул иҗат ит­кән тор­мыш­чан об­раз­лар­га кү­тә­рен­ке йом­шак ро­ман­тик рух хас.

Роль­лә­ре: Габдулла Ту­кай — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз», Җаг­рап — «Гөр­гө­ри кияү­лә­ре», Рә­хим­җан — «Эз­лә­дем, бә­гъ­рем, си­не» (Т.Миң­нул­лин); Та­һир — «Та­һир-Зөһ­рә» (Ф.Бур­наш); Акъ­е­гет — «Ай то­тыл­ган төн­дә» (М.Кә­рим); Ал­чын — «Ху­җа Нас­рет­дин» (Н.Исән­бәт); Хә­лил — «Га­ли­я­ба­ну» (М.Фәй­зи); Фло­рин­до — «И­ке ху­җа­ның хез­мәт­че­се» (К.Голь­до­ни); Ти­бальт — «Ро­мео һәм Джуль­ет­та» (В.Шекс­пир); Альф­ред — «Ка­зан егет­лә­ре», «Та­гын Ка­зан егет­лә­ре» (М.Гый­лә­җев); Ра­ба­чев — «Җи­ме­рел­гән бә­хет» (А.Ост­ровс­кий); Но­ра­дын — «И­де­гәй» (Ю.Са­фиул­лин); Бу­лат — «Зәң­гәр шәл» (К.Тин­чу­рин); Иб­ра­һим — «Ка­е­ниш» (Г.Ка­мал); Карл — «Юл­ба­сар­лар» (Ф.Шил­лер); Рә­шит — «Ки­лә ява, ки­лә ява...», «Я­ва кар­лар, ява кар­лар...», Зыятдин — «Телсез күке» (З.Хә­ким); Рок­ко — «Гау­га­лы га­и­лә» (Эд. де Фи­лип­по)  һ.б. 



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!