Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Агыла да болыт агыла... / Всё плывут и плывут облака...

Автор: Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин

12+
Шигъри спектакль.
Спектакльнең премьерасы 3 февраль 2017 елда булды.
Спектакль 1 сәгать 15 минут бара.
Театр репертуарында: 2017-2020.

Яшь режиссер Айдар Җаббаров, С.В.Женовач режиссерлык курсының IV курс студенты (РИТИ-ГИТИС). Беренче адымнарыннан алып, аны һөнәренең формалык иҗаты, шигъри театр, сүз һәм ишарә сәнгате кызыксындыра. Үзенең педагогы Илгиз Зәйниевның бөек татар шагыйре хатлары һәм шигырьләре буенча куелган «DERDMEND» спектакле режиссеры ассистенты итеп алына, мөстәкыйль рәвештә шагыйрь Газинур Морат текстлары буенча спектакль куя. “Агыла да болыт, агыла” диплом алды спектаклен яшь режиссер бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый. Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп  сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә.


"Постановка, которая держит зрителя в напряжении все полтора часа без антракта, условно состоит из трех частей. Это жизнь до ссылки, годы в заключении и возвращение домой. В начале спектакля, которое отсылает к воспоминаниям о безмятежной жизни на свободе, звучат искрометные шуточные стихи поэта в блестящем исполнении молодых артистов театра".
Айсылу Хафизова, ИА "Татар-информ".

"Никого не удивлю, если скажу, что сейчас к поэзии, увы, нет особого интереса. Верна мысль, что в суете, в бешеных ритмах трудно произнести и воспринять поэтическую строку. Тем более отрадно, что спектакль о поэте собирает полный зал, идет при мертвой тишине и завершается лавиной аплодисментов. Возможно, причиной тому и стихи Хасана Туфана, и его судьба". 
Татьяна Мамаева, "Реальное время". 

"Хәсән Ту­фанның яшь чагын уйнаган Раил Шәм­суа­ров исә интонациясен, тавыш тембрын да Хәсән абый­ныкына якынайтып шак­катырды. Го­мумән, музыкаль, җор сүзле Раил Шәмсуаров тамашачы өчен ул көнне ачыш булды".
Гөлинә Гыймадова, "Ватаным Татарстан".

“Агыла да болыт агыла” куелышы ягыннан Камалда уйналган башка әсәрләрдән аерылып тора. Әсәрдә тамашачы үзе уйлап бетерергә тиешле урыннар күп".
Рустем Исхаков, Азатлык.

"Спектакль начинается с первого письма Хасана Туфана своей супруге Лулу, а звучащая вслед за ней песня "Әйткән идең:«Әгәр сөя калсаң..." сразу настраивает тебя на нужный лад. Ревела. Все ревели. Зал шмыгающих носов и красных глаз". 
Лейсан Фаизова, ГТРК "Татарстан".

"Агыла да болыт агыла" спектаклен караганнан соң Хәсән Туфан дөньясына тагын да ныграк үтеп керәсе килү теләге туды. Иртәдән бирле күңел бу көйләргә тартыла. Әлеге куелыш - классикларыбыз тормышын заманча гәүдәләндерү, театр теле аша шигъриятне данлау!".
Гузель Сагитова, Калеб.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!