Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Кәҗә, сарык һ.б. / Коза, овца и др.

Автор: Илгиз Зәйниев

0+
Балалар өчен әкият.
Спектакль 1 сәг. 40 мин. бара.
Спектакльнең премьерасы 2015 елның 7 ноябрендә булды.

Мәңгелек әкиятләр искерми, еллар үткән саен алар яңача укыла. Камал театрының “Кәҗә, сарык һ.б.” спектаклендә дә нәкъ шулай ук. Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать итә. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас. Спектакль заман баласының психологиясен исәпкә алып куелган. Аларга бер-бер артлы өзлексез барган вакыйгалар агышын кабул итү авыр бирелә. Шуңа күрә спектакль махсус фрагментларга бүленгән, ә геройлар, Кәҗә белән Сарык вакыйгасын сәхнә белән залның уртак уенына әверелдерер өчен, тамашачыларны да әкияттәге маҗараларда катнашырга өндиләр.


Ближайшие даты исполнения
30
марта
Шимбә
12:00
Театр им. Г.Камала, МАЛЫЙ ЗАЛ
31
марта
Якшәмбе
12:00
Театр им. Г.Камала, МАЛЫЙ ЗАЛ
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!