Описание спектакля
Рената Насыйбуллина инсценировкасы
Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсе
Моңа кадәр татар театры сәхнәсендә беркайчан да Иван Сергеевич Тургенев әсәрләре куелганы юк иде. Яңа спектакльдә татар тамырлары булган бөек рус язучысының повесте геройлары татарча сөйләшә башлаячак.
Спектакль үзенең беренче адымнарын Театр эшлеклеләре берлегенең масштаблы проекты – «АртМастерс Регионы»чемпионаты кысаларында башлаган иде. Пермь краеннан, Башкортостан, Коми Республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләреннән Идел буе федераль округы театрыннан төрле Театр һөнәрләре вәкилләре - Яшь профессионаллар кыска вакыт эчендә Камал театрында спектакльнең эскизын эшләде.
Эскизны режиссер Лилия Әхмәтҗанова куйды, ә рольләрне театрның яшь артистлары башкарды. Мартта «Ася» повесте буенча эскиз Мәскәүдә күрсәтелде һәм жюри тарафыннан иң яхшы эшләрнең берсе дип танылды.
Театр әлеге спектакльне ахыргача эшләп бетерергә кирәк дигән карар кабул итте.
Тамашачы тиздән танылган повестьның театраль версиясен күрәчәк. Ул - яктылык һәм караңгылык, ташкын хисләр һәм акыл, хыял һәм чынбарлык көрәшеннән торган саф һәм бөек мәхәббәт хакында...
Действующие лица
Фотогалерея